“Казан” аэропорты үрнәгендә Россиядә Конфедерацияләр Кубогы-2017 үткәрүгә аэропортларны әзерләү мәсьәләсе буенча семинар узды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 

4 һәм 5 октябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Казанның Конфедерацияләр Кубогы-2017 чараларын уздыруга әзерлек дәрәҗәсен  билгеләү мәсьәләсе буенча семинар узды. Шулай ук биредә аэропортларның операцион-транспорт планнарын төзәтү мөмкинлекләре каралды. Семинар Федераль һава транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Олег Клим һәм “Россия-2018” оештыру комитетының Транспорт департаменты директоры Николай Никитенко җитәкчелегендә узды.

Семинарда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Федераль таможня хезмәте һәм Чик буе хезмәте, “Казан шәһәренең спорт проектлары башкарма дирекциясе”, “Транспорт дирекциясе-2018” һәм башка ведомстволарның вәкилләре Конфедерация Кубогын үткәрү чорында Казан аэропортында FIFAның клиент төркемнәре хәрәкәте маршрутларын карадылар.

 Аерым игътибар тыгыз вакытларда перронда һава судноларын ничек урнаштыру, шулай ук 2016 елның ноябрендә Казанда узачак Конфедерацияләр Кубогы Җирәбәсен үткәрү чорында “Казан” Халыкара аэропортының эш схемасы мәсьәләләренә бирелде.

2017 елгы Конфедерация Кубогы чараларына әзерлек тәҗрибәсе белән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи аэропортлары вәкилләре уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International