Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 21 халыкара рейслар. 3121 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2785 кеше килгән.
7 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +7 - +12 гр.