7-9 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 58 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 161 очрагы, 141 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1203 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Октябрьнең 9 көне эчендә республикада 153 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 160 кеше төрле тән җәрәхәте алган.