2016 нчы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлының тимер юл аркылы чыгу урыннарында 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 6 кеше зыян күргән. 2015 нче елның шул ук чорында Горький тимер юлында 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 11 кеше зыян күргән.
ЮТҺ сәбәпләре булып машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары, шул исәптән тыючы автоматик сигнализацияләрнең күрсәткечләре һәм шлагбаумнар ябык булуга карамастан тимер юл кичүләренә керүләре тора.
Горький тимер юлында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен тимер юл аркылы чыгу урыннарын модернизацияләү һәм аларны заманча кисәтүче һәм саклагыч җиһазлар белән җиһазландыру буенча эш алып барыла.
Агымдагы ел ахырына кадәр ГТЮ тимер юл аркылы чыгу урыныннарында 53,7 млн. сумга капиталь ремонт башкарачак. Бу акчага 4 тимер юл кичүе капиталь ремонтланачак, 3 тимер юл кичүе УЗП плитәләре белән җиһазландырылачак, 1 тимер юл кичүендә автоматик сигнализация булдырылачак һәм 10 тимер юл кичүендә 26 комплект резина-корд катламы салыначак. 66 кичүдә автомобиль юлларына керү юлын асфальтлау планлаштырылган.
Горький тимер юлы автотранспорт йөртүчеләрне тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.