Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. 2670 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3023 кеше килгән.
12 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +2 - +7 гр.