Горький тимер юлында гыйнвар-сентябрь айларында ерак араларга йөрүче поездларга электрон билет сату 2 тапкырга диярлек арткан

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 

2016 нчы елда гыйнвар-сентябрь айларында ерак араларга йөрүче поездларга 2 миллион 942 мең электрон билет сатылган, бу узган елның шул чорында рәсмиләштергәннән 1,7 тапкыр артыграк. Агымдагы елның 9 аенда ерак араларга йөрүче поездларга якынча 5 миллион 7 мең урын рәсмиләштерелгән. Шул рәвешле, пассажирларның яртысыннан артыгы электрон билетка өстенлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда пассажирлар өчен электрон сервислар актив үсә, шул исәптән юл йөрү документларын сату каналлары. Мәсәлән, февраль аенда ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сатып алу өчен “Поезга билетлар” мобиль кушымтасы җибәрелде. Моннан тыш, агымдагы елның июль аеннан “РЖД” ААҖ сайтында начар күрүчеләр өчен электрон версия эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International