Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында җәйге юл эшләре тәмамланып килә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

2016 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә төп юлларның 23,6 чакрым өлешендә капиталь ремонт башкарылырга тиеш. Эшләр Ишлей-38 км разъезды, Траки-Канаш аралыкларында һәм 38 км разъезды станциясендә башкарылды. Биредә агач шпаллар тимер-бетонлыга алыштырылды һәм җөйсез юл җәелде.

Шулай ук быел юллар Казан, Дәрвишләр бистәсе станцияләрендә, Восстание станциясенең йөк паркында, Юдино станциясенең сортлаштыру паркында һәм Казан станциясенең техника паркында капиталь ремонтланды.

Уртача ремонт 55 чакрым юлда ясалган. Аңа вак таштан балласт призмасын тоташ чистарту, дефектлы шпалларны һәм тоташтыру элементларын алыштыру керде. Эшләр Канаш-Шоркистры, Урмары-Төрләмә, Курса-Шәмәрдән һәм Вурнары-Канаш аралыкларында башкарылды.

Казан тимер юлчылары шулай ук Казан, Юдино һәм Канаш станцияләрендә 33 яңа стрелка күчерү җайланмалары салдылар.

Производство эшләре ярдәмендә, тимер юлларның киләчәктә эксплуатацияләү срогы артачак – бу поездларның куркынычсыз хәрәкәт итүендә уңай чагылыш табачак һәм Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында тизлекне арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International