Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 30 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 20 халыкара рейслар. 2722 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3199 кеше килгән.
11 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяктан. Температура: +1 - +6 гр.