10 нчы октябрьдә республика юлларында 325 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

 

Үткән тәүлектә республикада 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 43 очрагы, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 325 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Октябрьнең 10 көне эчендә республикада 171 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булган һәм 184 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International