Казанның югары уку йортлары студентлары "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль проектын хуплаган

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален (ЮТМ) хуплау акциясе узды. "Казан-2" тимер юл вокзалы бинасында оештырылган чара мәгълүмати кампаниянең төгәлләнүе булды. Атна дәвамында югары уку йортларының төзелеш отрядлары студентлары  метрополитенга килүчеләргә Россиядә беренче булган ЮТМ төзелеше проектының өстенлекләре турында сөйләүче мәгълүмати листовкалар тараттыдар. Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале Россия Федерациясенең 7 субъектын берләштерәчәк. Магистральнең гомуми озынлыгы 770 км тәшкил итәчәк.

Югары тизлекле поездларның тизлеге 400 км/сәг кадәр җитәчәк, бу исә юлдагы вакытны сизелерлек кыскартачак. Мәсәлән, Мәскәүдән Казанга нибары 3,5 сәгать эчендә барып җитеп булачак, ә Түбән Новгородтан Казанга кадәр 1,5 сәгать эчендә.

Горький тимер юлының территориаль идарәсе буенча баш инженеры урынбасары Вячеслав Корнеев журналистлар белән очрашу вакытында билгеләп узганча, шундый амбициоз проектны тормышка ашыру өчен 795 ясалма корылмалар төзеләчәк, шул исәптән 131 күпер, 49 эстакада, 161 юл үткәргеч. Төзелеш вакытында үзебезнең һәм шулай ук чит ил белгечләренең яңа технологияләре кулланылачак. ЮТМ төзелеше белән бөтен ил буенча якынча 370 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Студентларның мәгълүмати кампаниянең инициаторлары булулары гаҗәп түгел. Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков сүзләренә караганда, студентлар алга таба югары тизлекле магистраль объектларын төзүдә катнашырга телиләр.

Мәгълүмати кампаниянең эше мәгълүмати листовкаларның ияләре арасында спорт атрибутикасын уйнату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International