Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 13 халыкара рейслар. 2894 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2408 кеше килгән.
17 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +4 - +6 гр.