ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

Казанда 3-20 ноябрьдә Әмәт магистрале урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

 

26-31 октябрь көннәрендә Казанның Гвардия урамында 52В номерлы бина тирәсендә транспорт чараларының Әмәт урамыннан Даурия урамына таба хәрәкәт юнәлешендәге юл өлеше ябык булачак.

21-23 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 72 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 141 очрагы, 151 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1239 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

 

Казанда 22 октябрьдән алып 18 ноябрьгә кадәр Гладилов, Пролетар һәм Краснококшайск урамнары транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.

 

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 1 нче ноябрьдә яңа Казан-Белгород-Казан юнәлеше буенча субсидияләнүче маршрут ачып җибәрә.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 16 халыкара рейслар. 2918 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2663 кеше килгән.

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 46 очрагы, 40 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 343 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 24 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 268 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 269 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 33 очрагы, 38 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 277 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International