ТР Лениногорск муниципаль районында Камышлы елгасы аша үтүче күперне ремонтлау төгәлләнде һәм хәрәкәт ачылды. Күпер “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 1 нче чакрымында урнашкан. Яңартылган күпернең озынлыгы 22,5 метр тәшкил итә, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - 9 м. Күперне ремонтлаганда коммуникацияләр үзгәртеп корылды - җитештерү эшләре зонасыннан ике нефть үткәргеч күчерелде. Проектлаучы - “Транспроект” АҖ, генераль подрядчысы - “Татарстан Республикасы күперләре” АҖ.