Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 267 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 71 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. 2647 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2845 кеше килгән.