Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 15 халыкара рейслар. 2326 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2373 кеше килгән.

 

18 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +2 - +7 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International