Казанда 19 нчы октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Пушкин һәм Бассейн урамнары хәрәкәт өчен өлешчә ябылачак

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Казанда 19 нчы октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен ике участок ябыла. Беренчесе - Пушкин урамындагы 78 нче номерлы йорттан алып Пушкин урамы белән Бассейн урамы киселешкән урынга кадәр – автотранспорт Бассейн урамыннан “Казан” милли-мәдәни үзәгенә таба хәрәкәт итү юнәлешендә чикләнеләчәк.

Икенче участок - Бассейн урамындагы 1 нче номерлы бинадан алып Пушкин урамы белән кисешкәнчегә кадәр – автотранспорт Зур Кызыл урамыннан Пушкин урамына хәрәкәт итү юнәлешендә юл өлешчә ябылачак.

Шушы вакыт аралыгында биредә вакытлыча төзелеш коймаларын урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International