16 нчы октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2016 елның 15 октябре, шимбә

 

          Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәм алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады:

           Хөрмәтле юл хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

          Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлауны кабул итегез!

          Татарстанда ел саен юл хуҗалыгы тармагы алдында куела торган масштаблы бурычлар уңышлы башкарыла. Без федераль юлларны яңарту эшләрен дәвам иттек - М7 "Волга" трассасы 61 нче километры реконструкцияләнде, 43 км капиталь ремонтланды, 146 км юл өслегенә ремонты ясалды.

          Төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юлларында зур эш башкарылды: 159 км юл салынды, 456 км ремонтланды, гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына гомуми озынлыгы 51 км га сузылган 69 подъезд төзекләндерелде. 144 мәктәп маршруты юл куркынычсызлыгы норма таләпләренә туры китереп эшләнде. 9 күпер ремонтланды. 2016 елда Чулман аша Саескан Тавы авылы янында күпер, Яшел Үзәндә һәм Зәйдә тимер юлы аша ике юлүткәргеч тапшырылды.

          Традиция буенча, без авылларны үстерү өчен яңа импульс бирәбез - 2016 елда гына 42 торак пунктка 111 км юл салынды.

          Казанда гомуми озынлыгы 292 км тәшкил иткән 250 объектта юл эшләре башкарылды. 86 ишегалды эчендәге территорияләрдә һәм квартал эчендәге 241 мең кв.м мәйданда юллар капиталь ремонтланды. 44 урамда чокырлар ямалды һәм тузган асфальт-бетон катламнары торгызылды. 132 мең кв.м. мәйданда 56 бистә урамнарындагы грунт юлларга күчмә типтагы вак таш-ком катнашмасы түшәлде. Универсиада проспекты, Республика клиник хастаханәсеннән алып Әмирхан проспектына кадәр Зур боҗра участогы, Пионер урамыннан Халитов урамына кадәр Себер тракты, Восстание урамыннан тимер юлга кадәр Горький шоссесы, Миллениум күпере, Гвардия урамы яңа төсмер алдылар.

          Хөрмәтле юл хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре, лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Без казанышларга сезнең профессиональлегез һәм үз эшегезгә тугры булуыгыз белән ирештек. Чын күңелдән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International