Казан автовокзаллары яңа ел бәйрәмнәре алдыннан төбәкара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра.
10-11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 39 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 34 очрагы, 118 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 827 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы төркем этабында беренче урынны яулады һәм финалның 1/8 үтте.
Республика юлларында 453 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 324.
Мәскәүдә һәр елны үткәрелә торган “DME Business Forum 2016” форумы узды, анда 140тан артык авиакомпанияләр, туроператорлар, халыкара аэропортлар һәм туриндустриянең сервис компанияләре вәкилләре булдылар.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгынды Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чара үткәрелде. Дәүләт гражданлык хезмәткәрләре коррупциягә каршы тору өлкәсендә яңалыклар, шулай ук Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
11 декабрьдән алып 2017 елның 31 мартына кадәр кадәр техник сәбәпләр аркасында ике шәһәр яны поездының җәдвәлләре үзгәрәчәк.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 17 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 401 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 325 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 201.
2016 нчы елның гыйнвар-ноябрь айларында Горький тимер юлы 39,4 млн якын пассажирга хезмәт күрсәткән.