Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 17 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 401 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 8 көне эчендә республикада 101 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 6 кеше һәлак булган һәм 116 кеше төрле тән җәрәхәте алган.