Горький тимер юлында 2016 елның гыйнвар-ноябрь айларында ерак арага йөрүче поездларда пассажирлар ташу 2,2% арткан

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

          2016 нчы елның гыйнвар-ноябрь айларында Горький тимер юлы 39,4 млн якын пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6% кимрәк. Ерак арага йөрүче поездларда 6,8 млн кеше җибәрелгән, 2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,2% күбрәк. Шәһәр яны поездлары белән 32,6 млн пассажир файдаланган – бу алдагы елның гыйнвар-ноябрь айларыннан 2,3% кимрәк.

          2016 нчы елның 11 ае эчендә пассажирлар әйләнеше 9,6 миллиард пасс-км тәшкил иткән (алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6% кимү күзәтелә). Шәһәр яны поездларында пассажирлар әйләнеше 1,3 миллиард пасс-км тәшкил итә, ерак арага йөрүче поездларда – 8,3 млрд пасс-км.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International