10-11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 39 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 34 очрагы, 118 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 827 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 11 көне эчендә республикада 147 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 177 кеше төрле тән җәрәхәте алган.