Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 453 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 324.

 

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 10 халыкара рейслар. 2085 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1823 кеше килгән.

 

12 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -11 - -16 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International