Безнең баскетболчылар Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышларда финалның 1/8 үттеләр

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

 

 Узган шимбәдә “Төзүче” спорт клубында дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышларның төркем этабы узды.  Безнең спортчылар беренче җиңүне ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән көрәшеп 22:11 исәбе белән яулады. Икенче уенда ТР Финанслар министрлыгы командасы белән хисап уен ахырына кадәр диярлек тигез булды. Ләкин уенның соңгы минутларында,  Илсөяр Асатованың  штраф тубын төгәл атуы ярдәмендә,  без җиңүгә ирештек.

Шулай итеп, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы төркем этабында беренче урынны яулады һәм финалның 1/8 үтте. Хезмәттәшләребезгә җиңүгә омтылыш өчен рәхмәтебезне белдерик: Илсөяр Асатова, Ренат Вафин, Рөстәм Габдрахманов, Рамил Галләмов һәм Руслан Потапов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International