ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе пунктуальлек өчен чираттагы бүләген алды

2016 елның 9 декабре, җомга

          Мәскәүдә һәр елны үткәрелә торган “DME Business Forum 2016” форумы узды, анда 140тан артык авиакомпанияләр, туроператорлар, халыкара аэропортлар һәм туриндустриянең сервис компанияләре вәкилләре  булдылар.

          Форум кысаларында 2016 елның яз/җәй чорында “Just in Time”  авиакомпанияләренең пунктуальлек буенча конкурста җиңүчеләре бүләкләнде. “Домодедово” аэропортынан сертификатка “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе дә лаек булды, ул ел дәвамында лидерлык позицияләрен саклап килде (Росавиациянең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда).

          Татарстан авиакомпаниясе үз эшчәнлегендә пассажирлар уңайлыгын  тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Һәм пунктуальлек – хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүче төп күрсәткечләрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International