Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 325 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 201.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 7 халыкара рейслар. 2135 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2411 кеше килгән.
9 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан. Температура: -5 - -10 градус.