ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чара үткәрелде

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгынды Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан чара үткәрелде. Дәүләт гражданлык хезмәткәрләре коррупциягә каршы тору өлкәсендә яңалыклар, шулай ук Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы хезмәткәр “Без - коррупциягә каршы” дип аталган мәгълүмати брошюра әзерләгән. Әлеге брошюра Министрлык фойесында мәгълүмат стендында урнаштырылган, шулай ук Outlook электрон системасы буенча танышу өчен Министрлык хезмәткәрләренә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип БМО Генераль ассамблеясе игълан ителгән.

Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International