Казан автовокзаллары яңа ел бәйрәмнәре алдыннан төбәкара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра.
Шулай итеп, 29 нчы декабрьдә “Башкала” автовокзалыннан Ярославль (10.00), Сыктывкар (22.15) шәһәрләренә китәргә була. 30 декабрьдә – Стәрлетамак (10.50), Пермь (18.00), Уфа (19.00, 19.30, 20.00, 21.00) һәм Самара шәһәрләренә (20.30).
“Көньяк” автовокзалы шулай ук популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра. Аерым алганда, 29 декабрьдә Нурлат, Түбән Кама, Чистай, Болгар, Әлмәт һәм Тольятти шәһәрләренә юлга чыгарга була.