Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең тимер юл инфраструктурасын 2016/2017 елларда кышкы чорда чистарту чараларында 10 берәмлек кардан чистарту машиналары, 8 кар көри торган, 2 струга-кар көрәгеч, 4 тимер юллардагы карны көрәүче машина, фрезер-ротордан электр кар көрәгеч һәм кардан чистартучы үзйөрешле яңа буын поезды җәлеп ителә.
Һава шартлары үзгәрешләренә үзвакытлы чара күрү өчен техниканың төп өлеше түбәндәге эре станцияләрдә тупланган: Ульяновск, Димитровград, Бөгелмә, Круглое поле, Нурлат. Һәр машина хезмәт күрсәтү өчен аерым участокларга беркетелгән. Төбәк станцияләреннән һәм аралыклардан аена уртача 1040 тан артык рейс ясала, 308 мең куб. м артык кар көрәп алына.
Кардан чистарту техникасысың эше тимерьюлчыларга оператив рәвештә табигать күренешләрен җиңеп чыгу мөмкинлеге бирә, тимер юлларның эше туктаусыз булуын һәм поездларның җәдвәл нигезендә хәрәкәт итүен тәэмин итә. Бүгенге көндә кар көрәү буенча эшләр штат режимында алып барыла. Тәүлек саен кардан якынча 750 км юл чистартыла.