“Бигеш” аэропортында гыйнвар аенда пассажирлар агымы 67% ка үсте

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

“Бигеш” халыкара аэропортында гыйнвар аенда пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 67% ка артты.

2017 нче елның беренче аенда “Бигеш” халыкара аэропорты хезмәтләре белән 40 729 пассажир файдаланган, бер ел элек бер ай эчендә 24 408 пассажирга хезмәт күрсәтелгән булган. "Бигеш" аэропортының йөк әйләнеше дә уңай динамика күрсәтте, 2017 нче елның бары тик беренче аенда гына узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда йөк әйләнеше 127% ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, 2016 нчы елда "Бигеш" аэропорты 380 997 пассажирга хезмәт күрсәтеп пассажирлар агымын 4% ка арттыра алды. Аэропорт 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча пассажирлар агымын эчке һәм халыкара юнәлешләрдә арттырырга һәм 416 000 тирәсе пассажирга хезмәт күрсәтергә ниятли.

2017 нче елның гыйнварындагы уңай динамиканы, "Бигеш" аэропортында һава транспортының уңайлылыгын һәм һәркемнең аның белән файдалана алуын бәяләүче, тотрыклы пассажирлар агымының формалашуы дәлилли. Бүген халыкара аэропорт язгы-җәйге навигациягә актив әзерләнә. Кама аръягы һәм күрше республикалар халкына сәяхәт өчен күбрәк мөмкинлекләр бирү максатыннан, бу көннәрдә, маршрутлар челтәрен киңәйтү һәм аэропортка яңа авиакомпанияләрне җәлеп итү буенча сөйләшүләр алып барыла. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург, Анталия, Анапа, Сочи һәм Симферополь шәһәрләренә билетлар сату гамәлдә. 2017 нче елның мартында Истанбулга өч өстәмә рейс ачылу сәбәпле халыкара пассажирлар агымының артуы көтелә. Шулай итеп, март азагыннан Истанбулга һава суднорлары атнасына биш тапкыр очачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International