4-5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 113 очрагы, 182 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 893 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 5 көне эчендә республикада 48 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 59 кеше төрле тән җәрәхәте алган.