Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 21 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 409 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 276.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 7 халыкара рейслар. 2214 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1803 кеше килгән.
6 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кар, урыны белән буран, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -14 - -19 градус.