Зөя станциясе янында "зацепер" һәлак булган

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

3 нче февральдә якынча кичке 19 сәгатьтә гадәттән тыш хәл булган. Өч яшь кеше, алкоголь эчеп, өйләренә кадәр юлны кыскартырга уйлаганнар, һәм узып баручы электричка вагонына ябышканнар. Зөя станциясеннән кузгалып киткәндә, аларның икесе поездан сикереп төшеп калган. Нәтиҗәдә, 23 яшьлек Искәндәр У. үлгән, икенче "зацепер" - 16 яшьлек яшүсмер тән җәрәхәте алган. Хәзер Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерүләр үткәрә.

"Содружество" АҖ кисәтә: "зацепинг" - үлемгә китерә торган күңел ачу. Әгәр сез "зацепинг" шаһитлары булсагыз, бу хакта мөмкин кадәр тизрәк "пассажир-машинист" элемтә системасы буенча (чакыру кнопкасы электропоездның һәр вагонында урнашкан) яисә 294-06-46, 294-12-00 телефоны аша локомотив бригадасына хәбәр итегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International