“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе пассажирларга «Доступный комфорт» акциясендә катнашырга тәкъдим итә. 3 февральдән алып 3 апрельгә кадәр шәһәр яны поездларына “Пригород” мобиль кушымтасы аша билет алган пассажирларга комиссион җыюга 20 сум түләмичә югары уңайлыклы вагонда бару хокукы бирелә.
Акция Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижевск маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездларына кагыла.