Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе "РТЮ" ААҖ предприятиеләре арасында 2016 ел нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. Эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы дирекцияне билгеләгәндә күп кенә параметрлар исәпкә алына. Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе түбәндәге күрсәткечләр буенча челтәрдә их яхшыларның берсе булды: капиталь һәм агымдагы ремонт программасы үтәлеше, хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты, килгән рәхмәтләр саны.