Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 564 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 404.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. 2172 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1862 кеше килгән.
7 нче февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -15 - -20 градус.