Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 337 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 189.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3156 кеше килгән, 2776 пассажир киткән.
1 нче февральда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: -8 - -13 градус. Юлларда бозлавык.