Федераль пассажир компаниясе 26 гыйнвардан 26 нчы апрельгә кадәр Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча йөрүче поездларга махсус тарифлар тәкъдим итә.
Махсус тариф – 999 сум – 23 нче номерлы Казан-Мәскәү (24 һәм 25 нче февраль, 10 һәм 11 марттан тыш) һәм 24 нче номерлы Мәскәү-Казан (22 февраль һәм 7 марттан тыш) поездларының купе вагоннарына билет алган очракта гына тәкъдим ителә.
Юл йөрү документларын «ФПК» АҖ кассаларында, РТЮ сайтында “Пассажирларга” бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары һәм «РЖД Пассажиры» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә була.