Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 325 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 159.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3335 кеше килгән, 3056 пассажир киткән.
2 нче февральда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -11 - -16 градус.