Җәйге җәдвәлдә «Ижавиа» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Сочи, Анапа һәм Симферополь шәһәрләренә очышлар башлый.
Очышлар 2 нче июньнән башлана. Анапага очышлар якшәмбе көннәрендә 16:10, Симферопольгә шимбә көннәрендә 15.40 планлаштырылган. Сочига очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 18.00 башкарылачак.
«Бигеш» аэропорты сайтында www.nbc.aero һәм шәһәр кассаларында җәдвәл белән танышырга һәм билетлар алырга мөмкин.