Төнлә республика юлларында 333 берәмлек кар чистарту техникасы эхшләгән, 1210 тонна ком-тоз кушылмасы сибелгән. Көндез түбәндәге 9 генераль подрядчы оешмалардан 484 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк - «Татавтодор», «Татнефтедор», «Алексеевскдорстрой», «Трест Камдорстрой», «ЦТО «Восток», «Брус», «Каздорстрой» ААҖ, «МДСУ-1» һәм «Волгадорстрой».
Татарстанда бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән, шул исәптән 387 мең тонна ком-тоз кушылмасы. Юл оешмалары карамагында 1070 берәмлек махсус техника бар. Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.
Оператив мәгълүмат буенча, начар метеошартлар «Казан» халыкара аэропортында очышларның даими йөрешенә тәэсир иткән: Шардж, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән рейслар запас аэродромнарга утырганнар.
«Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары штат режимында эшлиләр.
Метеошартларның авырлашуы тимер юл транспорты хәрәкәте графигына зыян китермәде.
Бүген начар һава шартлары аркасында Казан - Югары Ослан юнәлеше буенча йөрүче һава мендәре суднолары эше туктатылды.
Министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел. (843) 291-91-91, ул шул исәптән автомобиль юлларының һәм транспорт объектларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга, ерак юлга чыкмаска киңәш ителә.