Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартлары начарлануы көтелә. Буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Температура -3..+2 градуска күтәрелә. Юлларда бозлавык саклана.
Транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә. Каршы як юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневр ясаудан тоелып тору зарур.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел. 291-91-91, ул автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.