Муниципальара һәм мәктәп маршрутларында автобуслар хәрәкәте турында оператив мәгълүмат

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

11.00 сәгатькә оператив мәгълүмат буенча, Казанда «Буран» планын керү белән бәйле рәвештә, «Башкала» һәм «Көньяк» автовокзалларыннан автобуслар рейсларга чыгарылмаган. «Көнчыгыш» автовокзалыннан линиягә Казан-Аэропорт маршруты буенча 1 генә автобус чыккан. «Төньяк» автовокзалы мәгълүматлары буенча Казан-Яшел Үзән юнәлеше линиясенә 70 автобус чыккан.

Муниципальара ташулар буенча 12 районнан (Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Тәтеш, Чистай районнары һәм Казан шәһәре) бер генә автобус та рейска чыгарылмаган.  2 район - Менделеевск һәм Түбән Кама - өлешчә чыгарганнар.

45 районнан 23-е мәктәп автобусларын юлга чыгармаган. Шул исәптән, Балтач, Югары Ослан, Мөслим, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама районнары.

8 районда һава шартларын исәпкә алып мәктәп автобусларының аз саны гына маршрутка чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International