Яр Чаллыда автобус һәм трамвай өчен бердәм юл билеты кертәчәкләр

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда автобус һәм трамвайда йөрү өчен бердәм юл билеты белән  файдаланырга мөмкин булачак.

Барлыгы ике төр юл йөрү билетлары гамәлгә кертеләчәк: аларның берсе зур автобусларда гына гамәлдә булачак, икенчесе -  зур автобусларда һәм трамвайларда.

 Яңалык 1 нче марттан гамәлгә керәчәк. Автобуска билетны активлаштыру өчен ай саен 900 сум түләргә кирәк булачак. Автобус һәм трамвайга юл билеты аена 1350 сум торачак. Шәһәрдә әлегә айлык юл билеты трамвайда гына бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International