ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2018 елда Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 45 кеше җәрәхәтләнгән, 25 - үлем белән тәмамланган (2017 елда 52 кеше җәрәхәтләнгән, 37 - гомере өзелгән).


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

«Зөләйха күзләрен ача» нәфис фильмын әзерләү һәм төшерү чорында 8 февральдә 07.00 сәгатьтән 15 февраль 00.00 сәгатькә кадәр кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. 

2018 елда «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең (РТЮның бүлендек җәмгыяте) ике катлы поездларыннан 4,5 миллионнан артык пассажир файдаланган (2017 елга карата +36,7%), шул исәптән декабрьдә - 342 мең кеше (+41,7%).

Республика юлларында 604 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында 415.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

28 гыйнвардан 6373 нче номерлы Свияжск-Буа шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. 

2018 елда «Казан»  халыкара аэропорты 3 141 776 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 19,8% ка күбрәк.

Әлмәт муниципаль районы авыл халкы өчен 23 нче февральдә Габдрахман авыл җирлегендә 50 нче спартакиада узачак.

Республика юлларында 341 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 181.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2018 елда Горький юлының Казан төбәге станцияләреннән һәм вокзалларыннан 8,9 миллионнан артык кеше киткән. Бу 2017 ел күрсәткечләреннән 4,6% ка артык.

 

Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2673 тонна ком-тоз катнашмасы, 100 тонна чиста тоз һәм 127 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 399 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International