Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2673 тонна ком-тоз катнашмасы, 100 тонна чиста тоз һәм 127 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 399 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли. Хәзерге вакытта барлык мәктәп һәм муниципальара автобуслар җәдвәл буенча хәрәкәт итә.