Әлмәт муниципаль районы авыл халкы өчен 23 нче февральдә Габдрахман авыл җирлегендә 50 нче спартакиада узачак.
Ачылу тантанасы 11.00 сәгатьтә булачак. Программада милли көрәш, гер спорты, хоккей, волейбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы һәм аркан тарту кебек ярышлар планлаштырылган.