2018 елда Казан төбәгендә гражданнарның җәрәхәтләнү очраклары 15% ка кимегән

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2018 елда Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 45 кеше җәрәхәтләнгән, 25 - үлем белән тәмамланган (2017 елда 52 кеше җәрәхәтләнгән, 37 - гомере өзелгән).

2017 ел белән чагыштырганда җәрәхәтләнгән гражданнар саны 15% ка кимегән. Үлем белән тәмамланган очраклар саны 34% ка кимегән.

Җәрәхәтләнүләрнең төп сәбәпләре - хәрәкәт итүче поезд алдыннан тимер юл буйлап йөрү (93%), платформага менәргә яки аннан сикерергә омтылу (1%), 6% - электр тогы сугу.

2018 елда балаларның җәрәхәтләнү очраклары саны 40% ка кимегән. Узган ел 3 балигъ булмаган бала травма алган, 1 очракта - гомер өзелгән (2017 елда 5 яшүсмер җәрәхәтләнгән, 4се - үлем белән тәмамланган).

Горький тимер юлы гражданнарны тимер юл инфраструктурасы объектлары янында игътибарлы булырга һәм тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International