Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 22 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2605 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 341 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 181.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2789 кеше килгән, 3104 пассажир киткән.
22 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар, көнбатыштан талгын җил. Температура: -10 - -15 градус. Юлларда бозлавык.