Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча ике катлы поездларда пассажирларны йөртү 2018 елда 5,3% ка арткан

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елда «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең (РТЮның бүлендек җәмгыяте) ике катлы поездларыннан 4,5 миллионнан артык пассажир файдаланган (2017 елга карата +36,7%), шул исәптән декабрьдә - 342 мең кеше (+41,7%).

Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча 2018 елда ике катлы поездлар белән 385 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2017 елга карата +5,3%).

2018 ел нәтиҗәләре буенча ФПКнең ерак араларга йөрүче поездларында хезмәт күрсәтүнең гомуми күләменнән ике катлы поездларда пассажирлар йөртү өлеше 4,7% тәшкил иткән.

Иң популяр юнәлешләр Мәскәү-Воронеж (гомуми күләмнең 29%), Мәскәү - Санкт-Петербург (25%) һәм Мәскәү-Адлер (10%).

Белешмә өчен. Ике катлы вагоннардан формалашкан поездларның маршрут челтәре даими рәвештә киңәя. 2018 елның декабрендә Мәскәү һәм Ижевск арасында ике катлы поезд йөри башлаган. 2018 елның 10 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр поезд белән 40 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта Россия тимер юллары челтәрендә 9 маршрут буенча 12 пар ике катлы поезд йөри: Мәскәүдән Санкт-Петербург, Адлер, Казан, Воронеж, Самара, Кисловодск һәм Ижау шәһәрләренә, шулай ук Санкт-Петербургтан Адлерга һәм Ростов-на-Дону шәһәреннән Адлерга.

Ике катлы поезд бер рейс эчендә гадәти күчмә состав белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк пассажир йөртергә мөмкинлек бирә.

ФПК ике катлы вагоннарны 2013 елдан бирле эксплуатацияли һәм аларны ел саен сатып ала. Хәзерге вакытта ФПК паркында төрле типтагы 360 ике катлы вагон (СВ, купелы, сәламәтлекләре чикләнгән пассажирлар өчен купелы, утыру урыны белән, шулай ук вагон-рестораннар) бар, аларның 65-е 2018 елда сатып алынган.

Ике катлы һәр поезд физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International