6373 нче номерлы Свияжск-Буа шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвардан 6373 нче номерлы Свияжск-Буа шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. Пассажирларга уңайлы булсын өчен поезд Свияжск станциясеннән 17.54 китәчәк, Буа станциясенә 20.40 киләчәк (анда 6307 нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поездыннан күчеп утыру мөмкинлеге булачак). Поезд Казан станциясеннән 16.25 кузгалып китә, Свияжск станциясенә 17.40 килә.  

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru  һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International